Татарстанда бәйге оештырыла!

2021 елның 5 феврале, җомга

Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия инициативасы белән республика халкын элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендә торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс оештырыла.

Конкурста катнашу өчен кирәк:

✅ «Халык контроле» ТР Дәүләт мәгълүмат системасының iOS яки Android операцион системасына ярдәм итүче мобиль кушымтасын  урнаштыру;

✅ «Халык контроле» ТР ДМС мобиль кушымтасында (яисә Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сайтының «Халык контроле» бүлегендә) авторизацияләнергә, "Исемнәрдә һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга;

✅ Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның атамаларында һәм язуларында, элмә такталарында, мәгълүмат табличкаларында, топографик билгеләмәләрендә, юл күрсәткечләрендә һәм аншлагларында хаталары булган фотоматериаллар белән хәбәрнамәне (хәбәрне), тулы элмә тактаны төшереп, төгәл адресын күрсәтеп җибәрергә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, оештыручылар, элмә такталарда исем-атамаларда һәм язуларда татар телендәге расланган хаталар һәм мәгълүмат табличкаларында расланган хаталар белән аеруча күп фотоматериаллар җибәргән 10 җиңүчене билгели. Алар электрон һәм/яки басма төрдәге «конкурс җиңүчесе» дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны үткәрү вакыты: 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International