5 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында китапханә хезмәткәрләренең эш семинары узды. Семинарны мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Николай Петрович Гребенюк ачты. Ул 2021-2023 елларга учреждениедә хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы хокукый акт булып торган коллектив килешү белән таныштырды.
Семинарны авыл китапханәләре мөдирләре Флүзә Наил кызы, Люция Әнис кызы, Раушания Вәсим кызы дәвам иттеләр. Алар үз китапханәләренең 2020 елда башкарган эшләренә анализ ясап чыгыш ясадылар.
Методик-библиографик бүлек методистлары еллык планнар, эш хисаплары төзегәндә эшләп җиткермәүчелекләр белән беррәттән, уңай момент буларак, чаралар үткәрелүне билгеләп үттеләр. Янгынга каршы инструкция һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре белән таныштылар.
Семинар бик бай эчтәлекле, кызыклы булды. Яңа башланган ел безнең өчен нәтиҗәле һәм уңышлы булыр дип өметләнәбез.