6 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начараеп, буран (Казанда төнлә);
- көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15-18 метрга кадәр);
- юлларда бозлавык.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 6 февраленә метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Төнлә кар, юеш кар, көндез бераз кар. Урыны белән буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температура көндез -8..-13 градус, төнлә һәм иртән аязганда -18 градуска кадәр. Юлларда бозлавык көчле.