Урыссу поселогында яшәүче Азат Әхмәдышин үзмәшгульлек программасы буенча теркәлгән һәм узган елның көзендә сәнәгать паркы (элекке Октябрьский базасы) территориясендә сортлы җиләк үстерелә торган теплица эшләтеп җибәргән.
Бу эшкә яшь кеше 2016 елда ук алынган, ул чакта җитештерүне мөстәкыйль рәвештә сынап караулар һәм хаталар юлы белән үзләштерә башлаган. Хәер, эштә кимчелекләр булмаган диярлек – бары тик тәҗрибә генә. Шулай итеп, үсентеләрне эш башлаганда җирле бакчачылардан сатып алган. Бу кыен хәлдә калдырган, уңыш көтелгәннән берничә тапкыр кимрәк булган. Белеме буенча Әхмәдышин техник һәм икътисадчы – ике югары уку йорты тәмамлаган. Кайчандыр күрше Октябрьский шәһәрендәге зур сәнәгать предприятиеләренең берсендә эшләгән. Яшь кешенең үз эшен ачу турындагы карары күптән уенда йөргән. Ә ниятен, сынау полигоны җәелдереп, әти-әниләренең йорт яны участогында тормышка ашыра башлаган.
- Биредә мин үстерү стратегиясен үзләштердем, төрле сортларны сынап карадым, - дип сөйли мәкаләм каһарманы. - Бу юнәлештә эш бүген дә дәвам итә. Әйтик, беренче чәчәкләрне өзәргә кирәк. Югыйсә, уңыш ике тапкыр кимиячәк. Мин билгеләп үткәнчә, күп нәрсә үсентеләргә дә бәйле. «Кабрилло» ремонтант сортын сатып алдым. Бу - Италиядә үрчетелгән Америка селекциясе. Сентябрьдә үсентеләр утыртсаң, ноябрь аенда беренче җиләк уңышлары аласың. Ә 7 гыйнвардан җиләкнең төп уңышы башланды. Көнгә биш килограммнан ун килограммга кадәр тапшырабыз. Җиләкләр төнге һәм көндезге температура арасында аерма зуррак булган саен татлырак була.
Тигез рәт-стеллажлар буйлап узабыз, анда бакча җиләге махсус түтәлләрдә - торфлы тартмаларда бер үк вакытта бутонлашу, чәчәк ату һәм җиләк - җимеш барлыкка килү стадияләрен үтә. Кызганыч, җиләкләрне җыярга өлгергәннәр инде. Шуңа да карамастан, җиләкләрнең күләмен һәм хуш исен тойдык. Таң калдыра. Сүз уңаеннан, “Эш башлау өчен кредит алырга туры килгәндер?" - дигән соравыма, Әхмәдышин: "Юк, үз акчаларым белән чагыша алдым», - дип җавап кайтарды.
- Ә сату белән эшләр ничек тора? – Уңышны үстерү генә аз бит, аннан табыш та алырга кирәк? – дим.
- Проблемалар юк, - ди әңгәмәдәшем. – Октябрьский шәһәрендәге кибетләр бик теләп ала. Җирле халык та заказ бирә.
- Чүп үләннәренә каршы көрәшү авырмы?
- Нинди чүп үләннәре? Бу бит ачык грунт түгел, торф …
- Ә суны еш сибәсезме? – дип тикшеренәм мин.
- Су сибү тамчылы, - дип җавап бирә әңгәмәдәшем җайланмаларны күрсәтеп.
Дөресен генә әйткәндә, башта теплицада эшләү ялланган хезмәткәрләрнең авыр физик хезмәте кебек күзалланган иде. Әмма барысы да механикалаштырылган һәм автоматлаштырылган производствоны яшь кеше үзе башкара алуын күрдем. Шулай да бер ярдәмчене ачыклый алдым. Ул мәкаләм героеның 14 яшьлек олы улы булып чыкты. Кечесенә, сүз уңаеннан, өч кенә яшь икән. Өстәвенә, ирле-хатынлы Әхмәдышиннар гаиләнең тагын да тулылануын көтәләр.
Менә шулай, кадерле укучым, яшь - яшел дигән сүз түгел.
Сүз уңаенда. Күптән түгел безнең районга эш визиты белән Татарстанның Башкортстандагы вәкаләтле вәкиле Йосып Якубов килде. Ул район яшьләре вәкиленең эшчәнлеген югары бәяләде, яхшы эш һәрвакыт каһарманын табачак, дип ассызыклады.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/naraskhvat-urussinskaya-klubnika