"Урыссу физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбе" укучылары “Могҗизаларны - үз кулларың белән” гамәли иҗат конкурсларында җиңүчеләр булдылар.
Алабуга шәһәрендә узган гамәли экологик иҗат республика күргәзмә-конкурсында «Күләмле композиция» номинациясендә Айнур Нуруллин призер булды. Ул икенче урынны яулады (җитәкчесе. Е. Абрамов). «Картиналар» номинациясендә Максим Тюкалов өченче урынга лаек булды (җит. Г. Гәрәев).
“Кыңгыраулар вакыты” - шундый исем астында Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның декоратив-гамәли иҗатының Х Республика конкурс-күргәзмәсе узды. "Коллаж" номинациясендә Эльвина Хәсәнова өченче урынны яулады. «Батик» номинациясендә Карина Әхмәтҗанова да өченче урынга лаек булды (җит. И. Рәхимова). Укучыларның коллектив эше исә беренче урынга лаек булды. (җит. И. Абрамова). Илназ Гәрәйшин икенче дәрәҗә «Агачка уеп рәсем төшерү” номинациясендә икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде, Адель Баһаветдинов – «Агачны кисеп әйбер ясау» номинациясендә катнашып, икенче дәрәҗә дипломга ия булды (җит. Е. Абрамов). Максим Тюкалов һәм Абдурохмон Абдурохмонов «Күләмле композицияләр» номинациясендә үз сәләтләрен күрсәттеләр, өченче урыннарны яуладылар. (җит. Г. Гәрәев). Язгөл Шәмсетдинова «Декупаж»ны яхшы үзләштергән, моның өчен ул өченче дәрәҗә дипломга лаек булды, ә Рузанна Шәйхуллина «Крючок белән бәйләнгән әйберләр» дә аерылып торды һәм өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (җит. Г. Бакирова ).
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/nashi-vospitanniki-mastera-na-vse-ruki