Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында район тормыш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча чираттагы атналык киңәйтелгән киңәшмә узды.
Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Рамил Кәбир улы Ташкичү авыл җирлеге территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм 2021 елга планнар турында сөйләде.
«Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубы» МБУның 2020 елгы эш йомгаклары һәм 2021 елга планнары турында доклад белән «Атлант» ЯЯК" МБУ директоры Матвеева Елена Геннадьевна чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эшләр торышы турында хәбәр иттеләр.
Утырышта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия эше, ишегалларын кардан чистарту буенча эшләр башкару, хезмәт базарындагы вәзгыять һәм бүгенге көндә актуаль сораулар каралды.