Мондый карар илдәге эпидемиологик хәлне яхшыртуга комачауламас өчен һәм барлык катнашучыларның иминлеген гарантияләү максаты белән кабул ителде.
«Без барлык күрсәткечләр буенча да шартлар яхшыруын күрәбез: авырулар саны һәм үлүчеләр саны кими, әмма без алга таба хәлнең ничек булачагын белмибез. Коллектив иммунитет формалашуы зарур. Унъеллыкның төп статистик вакыйгаларының берсе — Бөтенроссия халык санын алу күңелсезләндермәсен һәм файда гына китерсен өчен, халык санын алу вакытын соңгарак күчерү турында карар кабул ителде", — дип билгеләп үтте Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов.
Яңа сроклар БМО тәкъдим иткән халык санын алу раунды кысаларында калырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, бу вакытка илнең күпчелек халкы яллардан өйләренә кайта.
Элегрәк эпидемиологик хәл аркасында халык санын алу срокларын үзгәртү турында АКШ, Аргентина, Бразилия, Эквадор, Кыргызстан һәм кайбер башка илләрнең статистик хезмәтләре белдергән иде.
Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр цифрлы форматта уза. Төп яңалык «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алу узарга мөмкин булачак.