2021 елның 9 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 9 февральгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2021 елның 9 февраленә фаразы:

Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил көнбатыштан,көньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -24..-29˚, аязган вакытта -36 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -18..-23˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International