Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил хәбәр итә:
2021 елның 19 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харис кызы һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Закиров Әнвәр Фәрит улының «Skype» программасы аша видеоэлемтә режимында гражданнарны кабул итүе планлаштырылган.
Видеоконференциядә катнашу өчен 8(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.