Туган тел - халыкның күңел көзгесе

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Узган чәршәмбедә, 10 февраль көнне, район мәдәният йортында, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачуга багышланган тантаналы чара үткәрелде.

Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре оештырган чарада район җитәкчелеге вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Сәхнәдән туган телгә, республикабызда, туган ягыбызда яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтләргә багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Тантананы алып баручылар зур дөньяга ишек ачучы туган телне белүнең мөһимлегенә игътибар юнәлттеләр. Туган телебездә  ата-бабаларның гасырлык тәҗрибәсе тупланган, кешенең туган телендә әйтелгән һәрбер сүзе саф алтын бөртегенә тиң.

- Телләр кешенең дөньяга карашын һәм яшәү чикләрен киңәйтә, ә үз халкыңның үткәнен, тарихын тирәнтен белү безне дини яки милли нигездәге аңлашылмаучанлыкларга карата сабырлык күрсәтергә һәм көчле булырга булыша. Ата-бабаларыбызның теле ярдәмендә без нигезебезнең, үзәгебезнең ныклыгына ирешәбез. Бу чара - Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында районда планлаштырылган зур эшләрнең башлангычы булып тора, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина.

Районның иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концерт номерлары чарага үзенчәлекле төсмер өстәде. Районыбызның горурлыгы булган «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле, «Истоки» ветераннар хоры, «Ивушки», «Мизгел» вокаль ансамбльләре, мәдәният йорты артистларының чыгышлары алкышларга күмелде.

Һәр халыкның үткәнендә башка милләт һәм дин кешеләренә карата тигез карашта булуның генетик коды, хөрмәт хисләре яшерелгән. Нәкъ менә әлеге код эчке дөньябызның һәм янәшәдәгеләрнең иминлеген, тынычлыгын саклый. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасында менә шушы әһәмиятле фикерләр җиткерелде.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/rodnoy-yazyk-dusha-naroda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International