Ихтирам казанган теш табибы

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Урыссу үзәк район хастаханәсенең теш табибы Илдар Әюповны белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Аңа кем генә, ярдәм сорап, мөрәҗәгать итмәгәндер.

Чандыр гәүдәле әлеге 38 яшьлек егет, барыннан да бигрәк, аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең борчуларынан һәм авыруларынан йончыган табибка түгел, ә җиңел атлетика белән шөгыльләнүче спортчыга охшаган. Үзе билгеләп үткәнчә, ул эшен яратып башкара. Аның күңел биреп  эшләвендә коллективның да роле зур. Район үзәк хастаханәсенә Әюпов 2003 елда килә. Ул вакытта яшь белгечнең остазы Рамил Шәйгоманов була. Бүген инде тәҗрибәле табиб Илдар Әюпов аны зур рәхмәт хисләре белән искә ала.

-Шулай да, бу һөнәрне сайларга нәрсә этәргеч бирде, - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Бу күбрәк әнинең теләге булгандыр, мөгаен, - дип елмая Илдар Ленар улы. - Ул һөнәре буенча үзе дә медицина хезмәткәре. Башта апаларым да шул юлдан киткән иде, ләкин соңыннан һөнәрләрен алыштырдылар. Мин, Урыссудагы 3 санлы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт университеты каршындагы Уфа медицина көллиятенә укырга кердем, теш табибы белгечлеге алдым. Безне тешләрне дәваларга, алырга һәм протезлар куярга  өйрәттеләр. Ә диплом алгач, 2003 елда, Урыссу үзәк район хастаханәсенә эшкә кайттым. Бер елга якын эшләгәч, 2004 елның язында, армия сафларына киттем. Хезмәт иткәннән соң, эш урынын сайлау авыр булмады, үзем эшләп киткән коллективка кайттым.

Язмабыз герое Хабаровск өлкәсендә, һава оборонасы гаскәрләрендә хезмәт иткән. Биш ай дәвамында укулар узганнан соң, чын солдат тормышы башлана: команда белән йокыдан тору, йөгерү, дәресләр... Армия авырлыклары турында сөйләсәк, армия режимының тормышта, аеруча ир-егетләргә, никадәр кирәк икәнлеген аңлыйсың. Режим - ул тәртип, һичшиксез, сине тиз фикерләргә, дисциплинага өйрәтә. Демобилизацияләнгәннән соң, армиядә алган  бу күнекмәләре яшь табибка эшендә дә, шәхси тормышында да ярдәм иткән.

Сүз уңаеннан, шәхси тормыш турында. Кыяфәте белән бик тә яшь күренгән бу егет инде күптән, 2009 елда ук гаилә корган булып чыкты.  Әюповлар гаиләсе -10 яшьлек уллары өчен яраткан  әти-әни. Май аенда исә икенче сабыйлары - кызлары тууны көтәләр. “Малайны ничек тәрбиялисез, камчы беләнме, әллә прәннек беләнме?”, -  дигән соравым урынсыз һәм мәгънәсез килеп чыкты. Чөнки аларның яраткан уллары – мөмкинлекләре чикләнгән бала икән. Ә андый балага  мәхәббәт, кайгырту һәм җан җылысы аеруча күп кирәк. Әти-әни аның һәр уңышына, алга китешенә сөенә. Авыр операцияне уңышлы кичерүләре үзе үк зур шатлык.  Бишенче катка мөстәкыйль күтәрелүе, сөйләшүе, укый башлавы... Боларның һәрберсе әти-әнигә чиксез куаныч бирә. Мондый балаларны ничек тәрбияләргә соң, дигән сорау бирү -  ахмаклык. Әлбәттә, тәрбия җиңел бирелми. Әмма җир йөзенә иңдерелгән сабыйның әти-әнисенә сөенеч, шатлык, көч һәм түземлек теләвен күкләр, һичшиксез, ишетәчәк. Һәрхәлдә, әлеге яшь гаиләдә нәкъ шулай уйлыйлар. Илдар Әюпов билгеләп үткәнчә, алар, улларын мөстәкыйльлеккә өйрәтү өчен, кулдан килгәннең барын да эшлиләр.

Википедиядән белешмә. Бөтен планетада, ел саен 9 февральдә, теш табибларының рәсми булмаган һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Россиядә һәм башка илләрдә 6 мартта тагын бер һөнәри бәйрәм – Халыкара теш табиблары көнен бәйрәм итәләр.

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/on-sniskal-zasluzhennoe-uvazhenie-patsientov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International