Спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өчен җаваплылык каралган

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Россиядә алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгы кертелгән. Интернет челтәре аша да алкоголь сату  тыелган.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының өченче километрында, ГАЗ-2705 маркалы автомобильдә, спиртлы сыекча - аерым алганда - үтә күренмәле, 5 л сыешлы полимер шешәләрдә, 10 данә этикеткасыз сыекчаны шәхси затның алып бару факты ачыкланды. Мәҗбүри алынган спиртлы продукциянең гомуми күләме 41 литр тәшкил итте.

Территориаль орган тарафыннан махсус рөхсәттән (лицензиядән) башка, маркировкаланмаган продукция сату төрендә эшкуарлык эшчәнлеген башкару факты буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында билгеләмә чыгарылды. Үрнәкләр экспертизага җибәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/v-rossii-vvedena-ugolovnaya-otvetstvennost-za-nezakonnyy-oborot-alkogolnoy-i-spirtosoderzhashchey-produktsii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International