"Прощание славянки" җыры аша уйларым белән армиягә кайтам

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Урыссу мәктәп-интернатының директор урынбасары Илдар Вахитов белән әңгәмә

Ел саен 15 февральдә билгеләп үтелүче Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне урыссулы Илдар Вахитов өчен аеруча кадерле.

- Сез ничек Әфганстанга эләктегез?

- Мин армиягә 1981 елның октябрендә, Баулы районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылдым. Декабрь уртасына кадәр Ташкентта укуларда булдым. Укулардан соң безнең частьне Әфганстан Демократик Республикасына күчерделәр. Без Кабул янында тордык. Хәрби частьләрне һөҗүмнән саклау безнең вазифага керә иде.

- Ә сез Әфганстанда бергә булган хезмәттәшләрегез белән элемтәдә торасызмы?

– Әлбәттә. Бергә очрашабыз, еш шалтыратышып торабыз. Гомумән, без, Әфганда хезмәт итүчеләр, бергә булырга тырышабыз, безне хатирәләр  берләштерә.

– Шәхсән сезнең өчен сугышта иң куркынычы нәрсә булды?

- Егетләребезнең ничек һәлак булуын күрү иң авыры иде, һәм шунысы кызганыч, моның белән берни дә эшләп булмый ...

– Сугышта катнашкан кешеләргә сугыш бик озак төшләренә кереп җәфалый, диләр. Бу шулаймы?

– Әйе, чыннан да шулай. Тыныч тормышка кайтканнан соң, әле бер ел буе төннәрен саташып уяна идем: сугышта күргәннәр хәтта тыныч вакытта да күз алдыннан китми. Иптәшләреңнең, командирның тавышын ишетәсең, гадәт буенча, ятактан сикереп торып, мендәр астыннан һәрвакыт үзең янында булган автоматны эзли башлыйсың.

- Хәзерге вакытта сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә истәлекле стелалар куялар. Сез моңа ничек карыйсыз?

– Уңай карыйм. Бу митинглар үткәрергә, һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салырга мөмкинлек тудыра.

- Сезнеңчә, Әфган сугышы вакыйгаларын дөрес чагылдыручы нәфис фильм бармы?

- Әйе, бар. Режиссер Федор Бондарчукның «Тугызынчы рота» фильмын шундый фильм дип саныйм. Биредә барысы да чынбарлыктагы кебек. Нәкъ менә шушы фильмны караганнан соң, Россия Президенты әфганчыларга җаваплы карарга, аларга ярдәм итәргә кирәклеге турында белдерде.

– Язмышыгыз өлешенә шундый авыр хезмәт туры килгәненә үкенәсезме?

- Юк, мин үз теләгем белән сугышка киттем. Теләсә кайсы вакытта һәлак була алуымны аңладым, тик мин анда үземнең кирәгрәк булуыма ышандым. Кешелеклелек сыйфатлары барыннан да югарырак!

- Армиягә баручы егет нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Үзеңне физик яктан әзерләргә, әхлакый яктан  ныклы булырга омтылырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим, югыйсә синнән нинди сугышчы чыксын? Ихтыяр көче, ныклыгы булмаган кешегә ышаныч та аз. Ә солдатның башы үз җилкәсендә булырга тиеш, һәр нәрсәгә тиз арада төшенергә,  реакциясе җәһәт булырга, техниканы яхшы белергә тиеш.

– Совет чорында мәктәпләрдә ел саен «Строй һәм җыр смотры» уза иде. Сез ничек уйлыйсыз, мондый чара хәзерге мәктәп укучылары өчен әһәмиятлеме?

– Әлбәттә. Чөнки кешелек сыйфатлары, баланың холкы  нәкъ менә мәктәп эскәмиясеннән башлап формалаша. Ә җырларга килгәндә, шул җырларның берсе белән җавап кайтарам: «Безгә җыр төзергә һәм яшәргә булыша!" Җыр белән иҗат итәргә дә, сугышырга да, дуслашырга да җиңелрәк. Менә бер взвод солдатны плац буйлап ике тапкыр үтәргә мәҗбүр итегез: беренчесендә дәшмичә, икенчесендә җыр белән, ә аннары нәтиҗәне чагыштырыгыз. Җыр белән аяклар да үзләреннән үзләре атлый, күңеллерәк тә.

– Ә сезнең өчен нинди җыр аеруча кадерле?

- "Прощание славянки" җыры. Ике ел хезмәт итү дәверендә әлеге җыр белән яшәдек. Маршның беренче аккордларын ишетү белән, уйларым белән кабат армия елларына әйләнеп кайтам.

Лилия ӘХМӘТҖАНОВА

Тулырак: http://yutazy.ru/news/obschestvo/pod-proshchanie-slavyanki-myslenno-vozvrashchayus-v-armiyu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International