Урыссуның 3 санлы мәктәбендә 10 сыйныф укучылары "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге директоры Руслан Нигъмәтуллин белән очрашты. Кунак "Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы" темасына чыгыш ясады.
Сүз балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы үзенчәлекләре, балигъ булмаганнарга җинаять өчен билгеләнергә мөмкин булган җәза төрләре турында барды.