Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Ютазы районы Советының кече залында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Көн тәртибендә 5 административ материал каралды (ата-аналар тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү).

"Балигъ булмаган балаларны карап тоту бурычын үтәмәгән ата-аналарның җаваплылык чаралары турында, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының һәм учреждениеләренең алиментлар түләтү турындагы суд карарлары мәсьәләләре буенча суд приставлары-башкаручылары белән хезмәттәшлектә роле турында"гы мәсьәлә каралды.

Белем бирү учреждениесенең эчке тәртип кагыйдәләрен, мәктәп уставын балигъ булмаган балаларның ата-анасына карата берничә тапкыр системалы бозуларны бетерү буенча чаралар күрү турындагы үтенечнамәсе каралды.

"Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны, наркоманияне, алкоголизмны, экстремизм күренешләрен кисәтү буенча профилактика системасы органнарының профилактик эшен оештыру турында"гы доклад белән Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Пройдакова Светлана Валерьевна чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International