Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә, иртән бераз кар, буран. Көндез урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 4-9 метр, төнлә һәм иртән урыны белән 14 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә, иртән -17..-21˚. Көндез максималь һава температурасы -14..-17˚. Юлларда бозлавык.