Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 4б сыйныфы укучысы Камилла Харисова (укытучысы Зилә Ягъфәрова) туган тел буенча мәктәп укучыларының республика олимпиадасы призеры булды.
Укучылар арасында туган телне белү буенча әлеге ярышлар рус телендә белем алучы татар мәктәпләре укучылары арасында узган. Без Камилла белән мәктәп диварларында очраштык һәм ул минем берничә соравыма балаларча эчкерсезлек белән җавап бирде.
- Республика дәрәҗәсендә иң көчлеләр белән ярышу катлаулы булдымы?
- Юк. Мин район олимпиадаларында икенче сыйныфтан бирле катнашам.
- Ә биремнәр нинди иде?
- Дөрес язу кагыйдәләрен белүгә язмача бирем, моннан тыш, логик фикерләүне тикшерделәр, рус теленнән татар теленә текст тәрҗемә итәргә кирәк булды…
- Өйдә рус телендә сөйләшәсезме яки татарчамы?
- Рус телендә.
- Туган телдә китаплар укыйсыңмы?
- Кайбер әсәрләр генә булса инде.
- Киләчәккә планнар нинди?
- Балачакта президент булырга тели идем, хәзер психолог буласым килә.
- Сиңа безнең поселок ошыймы?
- Әлбәттә. Күрше Октябрьский шәһәре белән чагыштырганда, Урыссуда күпкә чистарак, тынычрак һәм һава да сафрак. Зур шәһәрләрдә - газланганлык.
- Димәк, мәктәпне тәмамлаганнан соң, син районда калырсың дип өметләнергә була?
- Юк, укуны дәвам итәргә кирәк булачак.
- Ә аннан соң?
- Ну, башта әйтик, Казанда, аннары, бәлки, Мәскәүгә барырга кирәк булыр…
- Ә аннары чит илгәме?
- Юк инде, - дип елмая.
Роза Искәндәр
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/znay-nashikh-respublikanskiy-olimp-prines-uspekh