Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле сугышчы-интернационалистлар, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, локаль конфликтлар ветераннары, хәрби хезмәткәрләр, Ютазы муниципаль районында яшәүчеләр!

Илебез тарихында әһәмиятле даталарның берсе – Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне белән чын күңелдән котлыйм!

Утыз өч ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгарыла. Шул вакыттан бирле Россиядә бу дата сугышчы – интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.

Рәхимсез һәм озакка сузылган Әфган сугышы үзе хакында тирән һәм фаҗигале хатирәләр калдыра, күп яшь кешеләрнең тормышын җимерә.  “Кайнар нокталар” егетләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңгән ата-бабаларының батырлыгына лаек булуларын күрсәтте.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле миллион ярымнан артык россияле чит илләрдә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, алар арасында безнең якташларыбыз да бар.

Сугышчы-интернационалистларга, барлык сугыш һәм кораллы конфликтлар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына чын күңелдән бәхет, уңышлар, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телибез!

Үткәннәрне танып, тарихның яңа сабакларын исәпкә алып, интернациональ батырлыкның кадерен белик һәм үз гомерләрен ватанга хезмәт итүгә багышлаган солдатларны һәм офицерларны мәңге хәтердә саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International