Аның гуманизм һәм батырлык белән сугарылган шигырьләрендә бер генә буын да тәрбияләнмәгән. Муса Җәлилнең югары кешелек идеаллары белән сугарылган һәм кешеләргә карата кайнар мәхәббәт белән тулы поэзиясе миллионлаган йөрәкләргә юл тапты.
Шагыйрьне туган якларында гына түгел, Ауропада, Америкада һәм Азиядә дә беләләр һәм хөрмәт итәләр. Җәлилнең дистәләрчә телгә тәрҗемә ителгән шигырьләре бөтен дөньяны яулады. Аңа илебез шагыйрьләре арасында беренче булып 1957 елда «Моабит дәфтәрләре» шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә. Ул үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.