Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты Зәйдә узды, анда республиканың иң көчле чаңгычылары спринт, эстафета ярышларында һәм ун, унбиш километрга ирекле стиль белән масс-стартларда көч сынашты. Гомумкоманда зачетында Ютазы районы чаңгычылары командасы II урынны яулады.