ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 февральгә Татарстан Республикасында куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 17 февраленә метеорологик хәл фаразы:
Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба, секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -25..-30 градус, аязган вакытта –35 градус. Көндез максималь һава температурасы -17..-22˚. Юлларда бозлавык.