Дәрестә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева катнашты. Укучылар зур кызыксыну һәм горурлык белән Татарстан турында видеороликлар карадылар.
Балалар дәүләт символикасын белүләрен күрсәттеләр, «герб», «флаг», «гимн» сүзләренә билгеләмә бирделәр, республиканың истәлекле урыннары турында сөйләштеләр, уеннар, викториналар уздырылды.
Аннары район башлыгы Аяз Шәфигуллин укучылар белән әңгәмә үткәрде, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынды һәм киләчәктә тормыш юлларын билгеләүдә уңышлар теләде. Парламентарийлар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга тулы җаваплар алдылар. Парламент сәгате барышында анда катнашучылар район башлыгына сорау бирделәр:
- Сезгә район башлыгы булу ошыймы?
- Үз вакытында миңа бу вазифаны тәкъдим иттеләр, һәм мин, ватанпәрвәр буларак, баш тартмадым. Кыскача гына әйткәндә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү миңа һәрвакыт ошады. Бу вазифаның минем гаиләмә ошавы-ошамавы башка сорау...
Парламентарийларның сәяси культура дәрәҗәсе парламент сәгате кунакларын сөендерде. Алар бу яшьләрдән тиз вакытта туган якның актив гражданнары үсәчәк, дип ышандырдылар.
Ахырда Шәфигуллин балаларны мегаполисларда югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, туган якка хезмәт итәргә кайтырга чакырды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obrazovanie/segodnya-starsheklassniki-urussinskoy-gimnazii-proveli-parlamentskiy-chas