Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Утырыш эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район прокуроры Тимур Фатыйхов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, социаль яклау бүлеге начальнигы Зәрия Рәшитова, эчке эшләр бүлеге, ФОРПОСТ җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм башкалар катнашты.

Спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш куллану (алар нигезендә теге яки бу хокук бозулар булып тора) белән бәйле вазгыятьне контрольдә тотарга тиешле һәр хезмәт җитәкчесе башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясады. Сүз, аерым алганда, составында спирт булган эчемлекләр әзерләү һәм сату белән көрәш, җирлекләрдә ташландык йортларны -потенциаль хокук бозулар учакларын контрольдә тоту турында барды. Район башлыгы авыл җирлекләре башлыкларын, участок полиция хезмәткәрләре белән берлектә, көмешкә куучылар белән көрәш, асоциаль яшәү рәвеше алып баручы кешеләр тарафыннан мөмкин булган җинаятьләрне кисәтү буенча эшне активлаштырырга чакырды. Бу йортлар януын һәм башка авыр нәтиҗәләрне булдырмас өчен кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина билгеләп үткәнчә, республика комиссиясенең квартал саен үткәрелгән утырышында безнең район бер генә тапкыр да тәнкыйть утына тотылмаган.

- Аерым игътибарны, - дип ассызыклады район башлыгы, - төзәлү юлына басучыларга юнәлтергә кирәк. Кеше кылган гамәлләренә нәтиҗә ясый белергә тиеш. Алдан күрүчәнлек биредә дә артык була алмый.

Шулай ук башка сораулар да каралды – хокук бозулар рецидивларын кисәтү кысаларында дружинникларны кызыксындыру чаралары, республика буенча мәҗбүри эшкә квоталарны белү…

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/segodnya-proshlo-zasedanie-mezhvedomstvennoy-komissii-po-profilaktike-pravonarusheniy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International