Бүген район Башкарма комитетының утырышлар залында Ютазы районы башлыгы иҗтимагый совет белән очрашты

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Очрашуда район тормышына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Шәрипов Равил Әнвәр улы, 2020 елда объектларны төзекләндерү, төзү һәм ремонтлау нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

"Урыссу район үзәк хастаханәсе" ДАССОның баш табибы Светлана Закир кызы Шакирова эпидемиологик хәл, халыкка Covid-19 яңа короновирус инфекциясенә каршы түләүсез вакцинация үткәрү турында сөйләде.

Чыгышлардан соң, җәмәгатьчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар, аларның һәркайсына аңлатмалар бирелде. Кайбер тәкъдимнәр карау өчен кабул ителде.

Очрашу ахырында бүләкләү тантанасы узды. Ютазы муниципаль районында ветераннар хәрәкәтен үстерү буенча актив катнашканнары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Камалетдинова Рәсимә Бастам кызы, Афанасьева Людмила Сергеевна һәм Уралов Дамир Шәймәт улы Ютазы районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International