2021 елның 18 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр салкын булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 18 февраленә метеорологик хәл фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнчыгышка таба секундына 3-8 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -24..-29 градус, аязган вакытта -31..-36˚. Көндез максималь һава температурасы -16..-21˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International