15 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Үзәк китапханәнең уку залында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чараның кунаклары -Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 7 "В" сыйныфы укучылары булды.

Чара барышында хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Рузилә Гәрәева балаларны ватанпәрвәр кеше, Советлар Союзы Герое Муса Мостафа улы Җәлиловның (Муса Җәлилнең) биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының каһарманнарга тиң сәхифәләре, шулай ук аның Берлинның Моабит төрмәсендә үткәрелгән соңгы көннәре турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Балаларга «Муса Җәлил» документаль фильмы һәм «Вәхшәт”, “Бүреләр” дип исемләнгән тематик видеосюжетлар тәкъдим ителде.

Чара ахырында "Муса Җәлил - каһарман, шагыйрь" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International