Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Ютазы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы тарафыннан, татар әдәби иҗатын пропагандалау һәм популярлаштыру максатында, татар телендә «И туган тел...» дип исемләнгән балалар өчен шигырь укучылар онлайн-бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурска 46 эш тәкъдим ителде, анда балалар татар телендә яттан яки китапка карап шигырьләр укый. Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары булып шигырьнең мәгънәви һәм композицион бөтенлеге, дикцион төгәллек, укучының тышкы кыяфәте, тавыш яңгырашы иреклелеге, әйтелеш культурасы тора.
Конкурс жюрие һәр яшь категориясендә җиңүчеләрне билгеләде: кече яшь категориясендә (3-7 яшьлекләр) – Замира Гыйләҗетдинова (4 яшь) җиңүче булды, урта яшь категориясендә (8-12 яшьлекләр) – Әмир Ямаев (10 яшь) беренче урында, зурлар яшь категориясендә (13-17 яшь) – Айдар Ганиев (13 яшь) җиңү яулады. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк, ә конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт!