«Әти өчен йолдызлар»

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Әти өчен йолдызлар” дип аталган кызыл кәгазьдән йолдызлар ясау буенча мастер-класс узды.

Китапханәче Кадрия Заһретдинова 23 февраль бәйрәме тарихы турында сөйләде һәм балалар белән йолдыз ясау буенча мастер-класс үткәрде. Әтиләр өчен йолдызлар матур һәм бәйрәмчә килеп чыкты, балалар күп көч куйдылар, фантазия һәм иҗат күрсәттеләр. Үзенчәлекле бүләкләрне балалар Ватанны саклаучылар көненә бабаларына, әтиләренә, абыйларына бүләк итәчәк. Балалар тырышлыгы бушка китмәс, ә малайлар һәм кызлар үз эшләре вакытында салган җан җылысын кабул итүчеләр тоймый калмаячак. Чөнки үз куллары белән ясалган бүләк, аны әзерләүчегә дә, аны кабул итүчегә дә бик күп уңай эмоцияләр алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International