2021 елның 20 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 19 феврале, җомга

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе: Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк булган, минималь температуралары -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

2021 елның 20 февраленә

Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә бераз кар, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә, секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -21 ..-25˚. Көндез максималь һава температурасы -15..-18˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International