2021 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 20 феврале, шимбә

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 21 февральгә Татарстан Республикасында начар метеорологик күренешләр көтелми.

Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе:

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк булган, минималь температуралары -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

2021 елның 21 февраленә Татарстан Республикасы буенча метеорологик шартлар торышы:

Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил тотрыклы түгел, секундына 2-7 метр. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-30˚, урыны белән -35 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -17..-22˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International