Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 22 февраленә метеорологик шартлар фаразы:
Аз болытлы. Явым-төшемсез. Җил тотрыксыз, секундына 2-7 метр. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -25..-30 градус, урыны белән -35 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -17..-22˚. Юлларда бозлавык.