Хөрмәтле райондашлар! Сезне Халыкара туган тел көне белән котлыйм һәм ихлас күңелдән туган җирегезне яратуыгызны, туган телегез белән горурлануызны телим.
Тел һәрвакыт аралашу өчен генә түгел, ә үсеш өчен дә көчле һәм куәтле корал булып калсын. Әйдәгез, аны саклыйк, аннан дөрес файдаланыйк, чөнки нәкъ менә аның ярдәмендә без гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне чагылдырабыз.