2021 елның 23 февраленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы

2021 елның 22 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15-16 метрга кадәр).

1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 23 февраленә метеорологик шартлар фаразы:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -29..-33 градус, аязган вакытта -34..-39˚ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -22..-27˚. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International