Хөрмәтле Кораллы Көчләр ветераннары! Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр! Кадерле якташлар!
Сезне дәүләт бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Традиция буенча, бу кышкы көннәрдә без мактаулы һөнәрләре ил мәнфәгатьләре сагында аның иминлеген һәм тынычлыгын саклап тору булган кешеләрне аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән хөрмәтлибез. Безнең өчен бу көнне Бөек Ватан сугышы һәм локаль сугышларда катнашучыларга аерым игътибар бирү күркәм гадәткә әверелде. Без алар турында хәтерлибез, аларга рәхмәтләребезне җиткерәбез һәм батырлык, кыюлык һәм тыныч күк йөзе өчен баш иябез.
Әмма, 23 февральдә без хәрбиләрне хөрмәтләп, ватандашларыбызның сугышчан батырлыкларын искә алып кына калмыйбыз. Ватанны саклаучылар көне - ул кыю һәм көчле рухлы ир-егетләр бәйрәме дә, алар үз Ватаннарын, үз эшләрен, өйләрен, якыннарын, киләчәкләрен яклап көрәшергә әзер. Шуның өчен дә бу көн чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме булып тора.
Һәрвакытта да безнең тормышыбызда тынычлык һәм тотрыклылык иң кыйммәтле төшенчәләр булды, шуңа күрә дә Ватанны саклаучылар көне бай һәм данлыклы тарихка ия. Бу бәйрәм ничек кенә аталмасын, ул намуслылык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәрвакыт Ватаныбызга хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, безнең тынычлыгыбызны саклаучы һәркемгә тирән хөрмәт билгесе булып тора.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч җиңүләр һәм казанышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телим!