Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән тәүлеклеклек һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк, минималь температура -25..-30 градус, аерым районнарда -37 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
Начар метеорологик күренеш
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 февралендә төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлектә булган көчле җил саклана.
2021 елның 24 февраленә
2021 елның 23 феврале 18 сәгатьтән 24 феврале 18 сәгатькә кадәр
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә, секундына 15-17 метрга кадәр, көндез 14 метрга кадәр. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -30..-33˚, түбән урыннарда -34..-39˚. Көндез максималь һава температурасы -20..-24˚.
Юлларда бозлавык.