Урыссулы Елена Генрих кызы Акимченкова бүген үзенең 100 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

Тантанада катнашучыларны туганнары һәм якыннары белән бергә район җитәкчелеге вәкилләре – район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова котлады. Алар район башлыгы һәм шәхсән үзләре исеменнән тантана сәбәпчесенә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

- Сез үзегезнең кешеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәтегез, яшәешне аңлау, бары тик кырыс тормыш сынауларын үтүчеләргә генә хас булган көнләшерлек зирәклегегез белән башкаларга үрнәк булып торасыз, аек акылыгыз һәм дөньяны аңлавыгыз белән таң калдырасыз, - дип билгеләп үтте Ильясов үзенең котлавында. Аның кулыннан 100 яшьлек юбиляр чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк кабул итеп алды.

Зоя Глушкова бу искиткеч хатын-кызның батырлыгына, яшьлегендә барлык тормыш авырлыкларын лаеклы рәвештә җиңеп чыгуына соклануын белдерде.

- Сез беркайчан да үзегезгә кырысланырга һәм ачу сакларга мөмкинлек бирмисез, һәм бүген дә дөнья һәм үзегез белән гармониядә яшисез. Янәшәгездә – кызыгыз һәм башка якыннарыгыз, бу инде үзе зур бәхет, - дип басым ясады район ветераннар советы рәисе.

Зоя Глушкова, Акимченкованы бер гасырлык юбилее белән котлап, чәчәкләр, кыйммәтле бүләк һәм Россия Федерациясе Президентының котлау хатын тапшырды.

Һәм, әлбәттә инде, котлауларга балалары, оныклары, оныкчыклары һәм оныкчыкларының балалары да кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International