Бүген Урыссу поселогының «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында киокусинкай буенча Татарстан Республикасының ачык беренчелеге узды.
Ярышларда Уфа, Казан, Кукмара, Мишкино, Бөре, Октябрьский һәм Урыссу шәһәрләреннән һәм поселокларыннан 130га якын яшь спортчы катнашты. Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Регина Галләмова сәламләделәр.
- Бүген бу келәмдә сезне җиңүчеләр һәм призерлар булу өчен кискен көрәш көтә. Сезнең күбегезгә бу спорт төре буенча иң яхшылар арасында иң яхшысы буларак, үзе турында белдерү өчен озын юллар үтәргә туры килгән. Сезгә уңышлар юлдаш булсын, ә район каратистларына туган диварлары да ярдәм итсен, - дип билгеләп үтте Рузанов.
Исегезгә төшерәбез, киокусинкай – каратэның иң авыр һәм катгый төрләренең берсе. Безнең районда әлеге спорт төре белән 2015 елдан бирле шөгыльләнәләр. Спортчылар Александр Карпеев кул астында шөгыльләнә.
Ә безнең спортчыларның нәтиҗәләре яхшы булды. Районның спортта җиңүләрен алар бер алтын, ике көмеш һәм бер бронза медаль белән тулыландырды. Шулай итеп, пьедесталның беренче баскычына Карина Мәрданова күтәрелде (12-13 яшьлекләр арасында). Икенче урыннарны Роман Әхмәлетдинов (12-13 яшь) һәм Илина Касыймова (10-11 яшь) яуладылар. Өченче мактаулы урынга Камилла Касыймова (10-11 яшь) лаек булды. Кубоклар, медальләр, грамоталар, алкышлар. Егетләр һәм кызлар боларның барысына да яңадан ирешер дип өметләнәбез.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/tema-dnya/yutazinskie-kiokusinkaytisty-na-kovre-s-silneyshimi