Узып баручы атнаның эш нәтиҗәләре:
✅ Ютазы районы Советының кече залында районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды;
✅ Урыссу гимназиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район хисап сессиясе булды;
✅ Ютазы урта мәктәбендә агач һәм куак үсентеләре үстерү буенча биология сыйныфы өчен лаборатория ачылды;
✅ "Урыссу" сәнәгать паркы территориясендә Дәүләт Советы Рәисе катнашында "РЕГИОНЭЛЕКТРО" предприятиесе ачылды;
✅ "Олимп" спорт мәктәбендә Бирск, Казан, Кукмара, Мишкино, Октябрьский һәм Уфадан килгән кунаклар катнашында киокусинкай буенча Татарстан Республикасы ачык беренчелеге узды;
✅ Ютазы районында яңа коронавирус инфекциясенә каршы COVID-19 "Гам-КОВИД-Вак" (Спутник V) вакцинасы белән вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә районда беренче этапта 600 кеше прививка ясаткан, икенче этапта - 140 кеше.