Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.12.2020 ел, № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән булуын хәбәр итә.

Бер үк вакытта Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба – килешү) төзелүен исегезгә төшерәбез. Әлеге Килешүдә каралганча, 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 15 400 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) – Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма - юридик зат, юридик зат булып тормаган шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган затның хезмәт хакы, бу чорда күрсәтелгән хезмәткәр тарафыннан эш вакыты нормасы тулысынча башкарылган һәм хезмәт нормалары (хезмәт бурычлары) үтәлгән икән, 2021 елның 1 гыйнварыннан 15 400 сумнан да ким була алмый.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена - 12 792 сум күләмендә).

Шулай ук исегезгә төшерәбез, районда хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк түләүгә каршы көрәш буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлады: (885593) 2-74-97.

Кергән барлык мәгълүмат анализлана, һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль комиссия тарафыннан күчмә тикшерүләр уздырганда кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International