Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны автоматик фото - һәм видеофиксацияләү системалары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарларның күчермәләрен электрон рәвештә алу турында мәгълүмат.
Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы карарларны электрон рәвештә алырга мөмкин.
Әлеге сервис бушлай һәм транспорт чаралары хуҗаларына Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» (Услуги ГИБДД) бүлегендә бирелә. Уңайлылык түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
карар чыгарылган көнне кагыйдә бозу турында тулырак мәгълүмат алу;
почта бүлекчәсенә барырга кирәкмәү сәбәпле, шәхси вакытны экономияләү;
- штрафны ташламалы чорда түләү мөмкинлеге.
Түбәндәге сылтама буенча тулы инструкция алырга һәм язылуны рәсмиләштерергә күчеп була:
https://uslugi.tatarstan.ru/esia/auth-and-confirm-requirement?callback_url=https%3A%2F%2Fuslugi.tatarstan.ru%2Fgibdd%2Ffines%2Fapplication%2Findex