Элемтә спутникларында яз сигналлары

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Космик элемтә спутниклары беренче булып яз якынлашуын сизә. Кояш тирәли әйләнеш ясап, Җир яктырткычка төньяк ярымшары белән урнаша. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе — кояш элемтә спутникларының нәкъ артында урнашуы мизгелләре җитә.

Кояш - күренеп торган яктылыкның гына түгел, радиодулкыннарның да көчле чыганагы. “Кояшның хәбәре” элемтә спутник һәм кабул итүче җир станциясе белән телесигналны бер линиягә күчерергә мөмкин. Бу күренешнең асылын аналогия аша күз алдына китерү җиңелрәк: әгәр шәм артында прожектор кабызсаң, шәм яктылык агымында куренмәячәк. Кояшның элемтә спутнигы һәм җир кабул итү станциясе белән тәңгәл линиядә урнашуы берничә минут дәвам итә, аннары Җирнең үз күчәре тирәсендә әйләнүе сәбәпле, элемтә спутнигы «кояш яктыртылышыннан» читкә китә.

Күпчелек цифрлы эфир телевидениесен кулланучылар, мөгаен, сурәтләнеш сыйфатында үзгәрешләрне сизмәс. Тик бу вакытта кыска вакытлы сурәтләрнеш тукталып калуны, пиксельләргә таралуны, тулы юкка чыгуны исәптән чыгарып ташларга ярамый. Бу озакка бармый, берничә секундтан 10 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Татарстан Республикасында интерференция башлану һәм тәмамлау вакыты-2021 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр 12: 02 сәгатьтән13: 05 сәгатькә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләүдә мөмкин булган өзеклекләр графигы РТРС сайтында «Временные отключения телерадиоканалов» (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) бүлегендә һәм (https://online.rtrn.ru/) телетамашачы Кабинетында урнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International