Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 2 мартына метеорологик хәл фаразы:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә явым-төшемсез, иртән һәм көндез кар, юеш кар. Аерым районнарда буран, көндез бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә, секундына 14 метрга кадәр, көндез 17 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-19˚, көнчыгышта -25 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы - -4..+1 ˚, көнчыгышта -8 градус. Юлларда бозлавык.