Яраткан эшендә үз сәләтләрен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Буыннан-буынга хезмәт һәм туган җиргә мәхәббәтне тапшыручылар тагын да зуррак ихтирамга лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермерлык династиясе» республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100 әр мең сум акча алачак.
Конкурста фермер булып торучы һәм 2 буыннан да ким булмаган һәм гамәлдәге крестьян — фермер хуҗалыгы статусына ия бер гаилә әгъзалары һәм аларның туганнары (2 дән дә ким булмаган КФХ башлыгы) катнаша ала. Династиянең башлыгы булып беренче буын крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы таныла.
Конкурс сайлап алу критерийләре булып тора:
- КФХ әгъзалары һәм даими хезмәткәрләр саны (КФХның һәр әгъзасы һәм даими хезмәткәр өчен 1 балл);
- гаилә фермер династиясе шәхси эшмәкәрләренең дәүләт реестрында теркәлүнең гомуми вакыты (һәр ел өчен 1 балл).
Шунысы мөһим: КФХның салымнар буенча бурычлары булмаска тиеш.
Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 2021 елның 21 мартына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинет, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Конкурс буенча мәгълүматны 88004441670, (843) 221-76-53, 221-76-55 телефоннары буенча ачыкларга була.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган.