Үзәк балалар китапханәсендә балалар шагыйрәсе Агния Бартоның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Иглеклелек шигърияте» дип исемләнгән әдәби сәгать узды

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсендә балаларга күп матур шигырьләр бүләк иткән шагыйрә Агния Львовна Бартоның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Иглеклелек шигърияте» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарага коррекцион интернат-мәктәпнең 7А сыйныфы укучылары (тәрбияче Солтанбәкова Әлфия) чакырылган иде.

Балалар игътибарына аның китапларында бер генә буын үсмәгән искиткеч хатын-кыз турында хикәят тәкъдим ителде. Аның әсәрләре игелеккә, бар тереклеккә сакчыл карарга өйрәтә, аларда күңел дәрте, шатлык-куаныч күп, алар малайларны һәм кызларны үзләрен ничек тоту, нинди кеше булып үсү турында уйланырга мәҗбүр итә.

Чара барышында А.Барто иҗаты буенча презентация тәкъдим ителде. Укучылар «Угадай-ка» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, бу Агния Львовна әсәрләреннән өзекләр буенча аларның исемнәрен әйтергә кирәк булган сораулар иде. Балалар шагыйрәнең «Игра в слова" дип аталган шигырен укыдылар һәм бик теләп пазллар җыйдылар. Чара бик җанлы һәм кызыклы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International