2020 елның 1 апрелендә «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында" 69-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде

2021 елның 2 марты, сишәмбе

2020 елның 1 апрелендә «Россия Федерациясендә капитал салуларны яклау һәм бүләкләү турында» 69-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде, ул инвесторга түбәндәне мөмкинлекләрне тәэмин итә:

инвестиция проектларын гамәлгә ашыруның салым һәм башка җайга салу шартларын, 6, 15 һәм 20 елга, срокны озайту мөмкинлеге белән, тотрыкландырырга;

инфраструктурага чыгымнарны (шул исәптән кредитлар һәм заемнар буенча процентларны түләүгә, облигацион заемнар буенча купон кеременә чыгымнарны), инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган чыгымнарны, килә торган салымнар һәм проекттан башка мәҗбүри түләүләр күләмен капларга;

капитал салуларны (алга таба – СЗПК) яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә, бюджет акчалары исәбеннән субсидияләр, бюджет инвестицияләре бирү турында шартнамәләргә, ташламалы ставка буенча кредит шартнамәләренә, җайга салынулы оешма белән шартнамәләргә бәйле дип танырга.

СЗПК төзү мәсьәләләре буенча норматив хокукый актлар, презентацион материаллары һәм методик рекомендацияләр белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/soglashenie-o-zashchite-i-pooshchreniya.htm.

Шулай ук 2021 елның 1 апреленнән төбәк дәрәҗәсендәге СЗПК төзү механизмын эшләтеп җибәрү максатында, Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары әзерләнде, алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/Corruption_counteraction/ae.htm.

Мәгълүмати ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында элемтә өчен җаваплы зат - Миңнуллин Юлай Рим улы, эш тел.: +7 (843) 524-91-34, 524-90-24, электрон почта адресы: Yulay.Minnullin@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International