«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 3 мартка Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми:
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 3 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, юлларда көчле бозлавык көтелә.
1. Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 3 мартына метеорологик хәл фаразы:
Аязучан болытлы һава. Урыны белән кар, урыны белән бераз буран. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-9˚. Көндез максималь һава температурасы -1..-6˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.