Бүген район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Оксана Власова төзелеш объектларын карап йөрделәр.
Алар Пушкин урамындагы башлангыч мәктәп бинасында булдылар, анда хәзерге вакытта капиталь ремонт ясала. Эшләрне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.