Республика мөфтие постына дәгъвачы белән очрашу

2013 елның 15 апреле, дүшәмбе
Азнакайда Татарстан республикасы мөфтиенә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу узды.
Чарада республиканың Көньяк-Көнчыгышы казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм “Фәнис” мәдрәсәсенең барлык имам-хатыйплары һәм укытучылары катнашты. Камил хәзрәт мәчетләр имамнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Алар арасында мәдрәсәдә укыту программалары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, хезмәт хакы һәм яшь имамнарга ярдәм турындагылары бар иде. Очрашу эшлекле һәм дусларча халәттә үтте. Анда шулай ук республика президенты аппараты вәкилләре, Ютазы һәм Азнакай районнарының дини конфессияләре кураторлары бар иде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International