Ютазы районы башлыгы һәм хатын-кызлар советы вәкилләре социаль мәсьәләләрне хәл итүдә үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген, 3 март көнне, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин чәй табыны артында, җылы һәм шул ук вакытта эшлекле шартларда, районыбыз хатын-кызлар советының һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының актив әгъзалары белән очрашу уздырды.

Аяз Әдипович хатын-кызларга актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт белдерде, 2021 елда үткәреләчәк чаралар планы белән уртаклашты.

Хатын-кызлар советы инициативаларыннан тыш, очрашуда ютазылыларны дулкынландырган эчке туризмны үстерү, районның 30 еллыгына багышланган чаралар оештыру һәм уздыру кебек мәсьәләләр турында да сүз барды.

Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/glava-yutazinskogo-rayona-i-predstaviteli-zhensoveta-obsudili-vzaimodeystvie-v-reshenii-sotsialnykh-voprosov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International