Аграрийларның җитди сөйләшүендә шулай ук башка хезмәтләр һәм бүлек җитәкчеләре дә катнашты. Киңәшмә барышында тармак үсешенең динамикасына, эштәге җитешсезлекләргә һәм бүген көн кадагындагы сорауларны хәл итү буенча көчләрне активлаштыру кирәклегенә игътибар юнәлтелде. Аерым алганда, терлекләрнең үлүенә юл куймау, аларның продуктлылыгын арттыру, кайбер хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең торышына җентекле анализ ясау юлы белән терлекләр авыруларына каршы көрәшкә басым ясалды.
Тулырак мәгълүмат: http://yutazy.ru/news/obschestvo/yutazinskie-selkhozproizvoditeli-podveli-itogi-zhivotnovodstva-za-fevral-2021-goda